news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яңа федераль судья билгеләнде

Илнур Ирек улы районыбызга Чистай шәһәреннән килгән. Анда прокуратурада эшләгән.

(Азнакай, 15 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай шәһәр суды республиканың югары даирә судлары өчен кадрлар әзерләү базасы булып тора дию һич тә арттыру булмас. Бу инде электән үк килгән күренеш. Республиканың Югары Судында, Суд департаментында үзебезнең якташларны да, читтән килеп, Азнакайда чыныгу алган, тәҗрибә туплаган белгечләрне дә инде шактый санарга була, дип яза район газетасы.

Өч ел элек безгә федераль судья булып килгән Бөгелмә прокуроры урынбасары Лилия Субботинаның да башкалага китүе, бердән, җирлегебез өчен зур югалту булса, икенчедән, карьера баскычыннан үсә баруы сөендерә дә. Сишәмбе көнне бу бушлыкны тулыландырып, РФ Президенты фәрманы белән районыбызга яңа федераль судья билгеләнде. Яңа билгеләнгән судьяны коллективка тантаналы төстә кабул итү биредә соңгы вакытта матур традициягә әверелде. Бу юлы да әлеге вакыйгада муниципаль орган җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, районның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты.

Коллективны яңа коллегалары белән суд рәисе Йосыф Сәхапов таныштырды. Ул шулай ук шәһәр судының бүгенге көн сулышы, эшчәнлеген дә яктыртып үтте.

–Судья кулындагы бу чүкечтән бары тик гадел хөкем карарлары гына яңгырасын, – дип ул яңа коллегасына власть атрибутын тапшырып. Федераль судья вазифасына яңа гына керешүче яшь белгеч буларак, Илнур Абдуллин тантаналы ант кабул итте.

–Судья буларак бурычларымны намус белән үтәргә, закон сагында уяу торырга сүз бирәм, – диде ул.

Илнур Ирек улы районыбызга Чистай шәһәреннән килгән. Анда прокуратурада эшләгән. Журналистларга интервьюсында ул Азнакайдан алган кичерешләре белән дә уртаклашып, шәһәребезнең бик матур булуын, үзен бик ачык, мөләем каршы алуларын җиткерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, шәһәр прокуроры урынбасары Иван Ширыков, эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге начальнигы Руслан Нигъмәтҗанов һәм коллегалары яшь белгечкә изге теләкләрен, хәер-фатиха юлладылар.

Тантанага йомгак ясап, суд рәисе Йосыф Сәхапов район җитәкчеләре, җирле власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә яшәүнең, район халкы мәнфәгатьләрен хәл итүдәге уртак эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләрен ассызыклады, диелә район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100