news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда яңа балалар бакчасы төзелә

"Сандугач" 220 балага исәпләнгән. Анда барлыгы 12 төркем булачак, шуның 6 төркеменә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар йөриячәк.

Азнакайда яңа балалар бакчасы төзелә
Маяк

(Азнакай, 23 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Республикабызда гамәлгә ашырылучы «Демография» милли проекты кысаларында Азнакайның Нефтьчеләр урамында заманча балалар бакчасы сафка басып килә. Ул быел 1 сентябрьдә нәни хуҗаларын кабул итәргә тиеш. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин төзелеш барышы өчен җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләр белән берлектә һәр атнада эшнең барышы белән таныша. Бу сишәмбедә дә подрядчылар белән очрашып, хәл итәсе мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.

"Сандугач" 220 балага исәпләнгән. Анда барлыгы 12 төркем булачак, шуның 6 төркеменә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар йөриячәк. Мәгариф идарәсендә әти-әниләрдән гаризалар кабул ителә башлаган инде.

– Һәр төркемдә аерым йокы һәм уен бүлмәләре, физкультура, музыка заллары, сенсор бүлмәсе, иң кечкенәләр төркемендә җылытыла торган идән булачак, – дип аңлатып китте яңа бакчаның мөдире Нәфисә Шәфыйкова.

Генподряд оешмасы җитәкчесе Динар Бәдретдинов белдерүенчә, төзелеш эшләре 85 процентка үтәлгән. Хәзер фасадны керамогранит плитәләр белән тышлап бетерәсе, территорияне төзекләндерәсе һәм бакчага керү юлын ясыйсы калган. Эчке эшләр төгәлләнеп бетеп килә, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100