news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда йөрәк-кан тамыры авыруларына багышланган "түгәрәк өстәл" булды

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә геронтология (картаюны өйрәнү һәм аңа каршы профилактика фәне) кабинеты ачу зарурлыгы турында да әйтелде.

(Азнакай, 21 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).“Маяк” газетасы редакциясендә үткән чираттагы “Түгәрәк өстәл” йөрәк-кан тамыры авырулары белән бәйле актуаль темага багышланды. Анда район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге мөдире Рашат Хуҗин, медицина профилактикасы кабинеты җитәкчесе Луиза Морадымова, “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзгенең өйгә йөреп ярдәм күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Мөкъсинова, район ветераннар советы рәисе урынбасары Илүзә Миргасимова катнаштылар, дип яза район басмасы.

Табиблар йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар белән хәл торышын узган еллар белән чагыштырып күрсәтте. Әйтик, 2016 елда 269 авыру очрагы теркәлеп, аларның 87 се үлем белән төгәлләнгән. Узган елгы саннар да шул чама. Ә инде быелның ярты елына килгәндә, бу сан инде 151гә җиткән. Әлеге теркәлүләрнең шулай ук үлемгә дучар очраклары да бар. Иң мөһиме – авыруны вакытында йөрәк-кан тамыры үзәгенә илтеп җиткерү кирәк. Хәзерге вакытта ашыгыч ярдәм аларны Лениногорск шәһәренә илтә. Беренче 6 сәгать эчендә табиб кул астына алынса, кешене инвалидлыктан да, гомерен дә саклап калып була, ди табиблар.

Сәламәт яшәү рәвешен саклаган, физкультура-спорт белән мавыккан, күп хәрәкәтләнгән, эмоциональ яктан ныклы булган, медицина тикшерүен вакытында үтеп торган кешеләр бу авыруларга дучар булмый, диярлек. Районда актив тормыш алып бару, сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар тудырылган. Өлкәннәребез өчен “Актив озын гомерлелек” программасы эшләнеп, ул нәтиҗәле гамәлгә ашырылып килә. Алар арасында спорт бәйгеләре еш үткәрелә, скандинав йөрүе белән мавыгучылар хәзер шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә бик күп. “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә геронтология (картаюны өйрәнү һәм аңа каршы профилактика фәне) кабинеты ачу зарурлыгы турында да әйтелде. Ялгыз яшәүчеләр, өлкән яшьтәге кешеләргә, физик мөмкинлекләре чикле башкалар ярдәменә мохтаҗ райондашларыбызга өйләренә йөреп ярдәм күрсәтү оештырылган. Социаль хезмәткәрләр үз карамакларындагы йөрәк-кан тамыры авырулы кешеләрне аерым игътибар үзгендә тотып, табиблар белән алар арасын бәйләп, күрсәтмәләрне вакытында һәм тиешенчә үтәп киләләр. Эшнең шулай оештырылуы аларның гомерләрен озайтуда үз ролен уйный, әлбәттә, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100