Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелә
Җиңүчеләр махсус бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булды.
(Азнакай, 28 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайда дистә елдан артык инде “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелеп килә. Ветераннарыбыз быел да Лениногорск политехник көллияте филиалы спортзалына җыелды. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашып илгә Җиңү алып кайткан олы яшьтәге райондашларыбыз да, зурлар белән беррәттән тылда фидакарь хезмәт куйган сугыш чоры балалары да, төрле кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгән якташларыбыз да, кыскасы, берничә буын кичәге солдатлар иде, дип яза районның “Маяк” газетасы.
–20 меңнән артык кешене тәшкил иткән ветераннар сафының бүген бирегә иң көчле, бар яклап үрнәк затлары җыелган. Сез – районыбызның зур горурлыгы. Илебезнең иминлеген яклап, тынычлыгы сагында торып, ир-егетлек бурычын үтәп кайтканнан соң аның, республикабызның, районның үсешендә зур өлеш кертәсез, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катанашсыз, – дип башлады сүзен бәйгене ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. –Ватан сакчысы көне белән барчагызны һәм бүгенге көндә нибары 49 гына калган Җиңү солдатларын чын ир-егетләр бәйрәме белән ихластан котлап, сихәтлек, иминлек, бәрәкәтле тормыш телим!
Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек башлыгы, подполковник Рәдиф Камалеев, ДОСААФ җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин да котлауларын, теләкләрен ирештергәннән соң көллият укучылары өлкәннәрне җыр-биюләре белән ял иттереп алды.
Бәйгене быел да Марсель Зөфәр улы башлап җибәрде. Узган ел 25 очко җыйган булса, утыз мөмкинлектән бу юлы 28гә җиткерде. Быелгы ярышларның ул иң зур күрсәткече булып калды да. Миргасим Кәрим улы да яшьләрдән бер дә ким түгел: 24 очко җыйды.
Бөек Ватан сугышы солдатлары Шамил Усманов, Иван Енин, Мират Гыйләҗетдинов инде олы яшьтә булсалар да, яшьлекләрендәге кебек мылтыкны каты тоталар, дары исен әле дә онытмаганнар. Сугыш чоры балалары Фаварис Садыйков, Сәйлүн Гомиров, Әсгать Садриев та хәрби чыныгуларын җуймаган булып чыкты. Җиңүчеләр махсус бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булды. Ярышларга катнашкан һәркемгә игътибар-хөрмәт күрсәтелде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз