Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда ветераннарга бүләк ясадылар
Узган атна ахырында стоматология кабинетында тантанага килгән барлык өлкәннәргә тешләрен дәвалауга бушлай талоннар тараттылар.
(Азнакай, 2 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районында Өлкәннәр көне уңаеннан игелек гамәлләре дәвам итә. Узган атна ахырында дәвалау-диагностика клиникасында ачылган стоматология кабинетында тантанага килгән барлык өлкәннәргә тешләрен дәвалауга бушлай талоннар тараттылар. Заманча җиһазланган, югары квалификацияле белгечләр эшләячәк иркен, якты, ялт итеп торган кабинетларны күреп, районыбыз ветераннары аннан бик канәгать калды, дип яза районның “Маяк” газетасы.
–Безнең хакта кайгыртып, яшәү, көнкүрешебез, сихәтлегебезне ныгыту өчен шартлар тудырган, яңа мөмкинлекләр биргән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга хөрмәтебез зур, – дип барлык чордашлары исеменнән рәхмәтләрен белдерде Рафига апа Хикмәтуллина. –Менә бүген табиб-стоматолог Ирек Әбдрәхимов та бүләк ясап сөендерде әле безне. Шушы ун көн эчендә кайсы телисез, шулай килегез, безнең ишекләр сезнең өчен ачык, диюләре дә күңелгә хуш килде. Үз игелекләре үзләренә кайтсын.
Бәйрәм кунакларын клиниканың тулаем эшчәнлеге белән дә таныштырдылар. Яңа ачылган кабинетта райондашлар өчен өстәмә эш урыннары булдырылуы ассызыкланды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз