news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ветераннар клубына спорт белән шөгыльләнүчеләр җыела

Азнакайда өлкәннәр дә спорт ярата.

(Азнакай, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Кышның озын яллары физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, сихәтлекне ныгыту өчен менә дигән чор. Бу көннәрдә ветераннар клубы шау-гөр килеп тора. Анда бильярд, шашка, шахмат, домино белән шөгыльләнүчеләр, алар белән яңа гына кызыксына башлаганнар җыела, дип яза  район газетасы.

Яшь буынга үрнәк күрсәтеп, алар әнә шулай спортка аеруча нык тартыла. «Өченче буын» Республика Спартакиадасында катнашып, өлкән яшьтәге спортчыларыбыз узып киткән елда республикада 4 нче урынны яулады. Мәннәф Хөҗҗәтов – полиатлон, Җәмил Шакиров гер спорты буенча Дөнья Чемпионы, Илһам Сәлифов һәм Илдар Харисов жиңел атлетика буенча Россия Чемпионнары.Районыбызда өлкән яшьтәге ветераннарыбыз арасында Ворошилов укчысы ярышы үткәрү шулай ук безнең районга гына хас матур йолага әйләнде. Ел дәвамында ветераннарыбыз «Дельфин» су-сәламәтләндерү комплексына йөзүгә йөри.

«Татнефть» ярдәме белән райондагы спорт корылмаларына 12 млн сумлык спорт җиһазлары, «Актив озын гомер» программасы буенча шөгыльләнү өчен аерым тренажерлар алынды. Аларда пенсия яшендәге 140 кеше сәламәтлеген ныгыта.

Соңгы елларда республика программасы буенча сафка баскан, төзекләндерелгән сквер-паркларда өлкәннәребез бик актив рәвештә скандинав йөрешенә кушылып китте, бүгенге көндә аның белән 370ләп кеше бик актив шөгыльләнә, спортның популярлаша барган бу төренә кушылучылар елдан-ел арта, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100