Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Ватан сакчыларын балалар бакчасыннан ук әзерлиләр
Соңыннан командаларга бүләкләр тапшырылды һәм балалар солдат боткасы белән сыйланды.
(Азнакай, 12 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең 14нче балалар бакчасы «Аҗаган» хәрби-патриотик уены штабына әверелде. Уенда 21 мәктәпкәчә яшьтәге оешмалардан икешәр бала катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Уенчылар ике командага бүленделәр. Командирлар Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалеевка әзерлекләре турында рапорт бирделәр.
«Яшен» һәм «Ук» командалары кызыклы эстафеталарда һәм викторинада көч сынаштылар. Кышкы салкын да куркытмады, балаларның җитезлегенә күз иярмәде.
«Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында мондый уен беренче тапкыр үткәрелә. Ул Бөек Җиңүнең 75 елыгына багышланды. Армиябезнең киләчәге алар кулында. Хәрби-патриотик тәрбия бирү дә, чыныктыру да булды әлеге чара. Ә хәрби комиссарның катнашуы аңа зур дәрәҗә өстәде», — ди 14 нче балалар бакчасы мөдире Гөлфинә Мөхәммәтшина.
Соңыннан командаларга бүләкләр тапшырылды һәм балалар солдат боткасы белән сыйланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз