Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда узган Нәүрүз бәйрәмендә сүз остасы Данир Сабиров та катнашкан
“Азнакаебыз елдан-ел матурлана, аның өчен гоуруланып яшибез. Менә бәйрәмгә дә үземнең җыр-моңнарымны алып килдем. Алга таба да якташларыма уңышларга и
(Азнакай, 19 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). 18 мартта Мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз – кышны озату, язны каршылау бәйрәме узды, дип хәбәр итә район газетасы.
Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте һәм кызыклы уеннар, иҗат коллективларының җыр-биюләре белән дәвам итте. Азнакайлыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.
“Эстрада йолдызлары – якташларыбыз Данир Сабиров, юмор остасы Фирүз Назиров, Татарстан халыклары Ассамблеясының таҗиклар оешмасы чыгышы да ямь өстенә ямь булды”, - дип яза район газетасы.
“Азнакаебыз елдан-ел матурлана, аның өчен гоуруланып яшибез. Менә бәйрәмгә дә үземнең җыр-моңнарымны алып килдем. Алга таба да якташларыма уңышларга ирешеп,шулай матур итеп яшәргә язсын”, - ди Данир Сабиров.
“Туйкәдә сайлау участогы ачылу белән үк тавыш биреп, концерт карарга килдем. Яшь чагым булса, үзем дә концерт куеп йөрер идем әле”, – диде Чалтаймастан Тәслия апа Җиһаншина.
Мәктәп туклауны комбинаты халыкны майлы ботка, кайнар чәй белән сыйлады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз