news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда урып-җыю эшләре башланды

Быел да район хакимияте, авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе тарафыннаналдынгы комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә сертификатлар тапшырылачак.

(Азнакай, 4 август, "Татар-информ", "Маяк", Энҗе Галәветдинова). Соңгы елларда югары табышлы яңа төр майлы культуралар игүгә зур игътибар бирелә. Шундый культураларның берсе – шепкәнне (рыжик), беренчеләрдән булып «Азнакай» агрофирмасы суктырырга керешкән, дип яза җирле басма.

Эшләр барышы белән кызыксынып, Сукаеш басуына юл тоттык.

–Барлыгы 900 гектар мәйданнардан 7,8 процент дымлылык белән (бу бик яхшы күрсәткеч) уңыш алырга уйлыйбыз, – диде директор урынбасары Ирек Кәтиев.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов комбайнчылар алдына көннәр яхшы торганда рыжикны бер атна эчендә тәмамлау максатын куйган. Киләсе елга бу культураны үстерү мәйданнарын 3 мең гектарга киңәйтү күздә тотыла икән.

–Явым-төшем күп булу сәбәпле, урып-җыю эшләре бер айга соңарды, шуңа да карамастан, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: һава торышы куандыра, барлык таләпләргә дә туры килгән 110 комбайн эшкә әзер, егетләрнең кәефе дә күтәренке. Алла боерса, шушы көннәрдә игеннәр суктырырга керәбез. Безнең алда 56 мең гектардагы икмәкне югалтуларсыз вакытында җыеп алу бурычы тора. Зур хуҗалыкларда икешәр смена эшләп, бер ай эчендә башкарып чыгарга өметләнәбез, – диде Миргасим Усманов.

Быел да район хакимияте, авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында нәтиҗәле, сыйфатлы хезмәт башкарган комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә сертификатлар тапшырылачак. Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки ашлык ташучы машина йөртүчеләргә дә, ындырда хезмәт куючыларга да – гомумән, урак чорында зур ярдәм күрсәткәннәргә бирелә. Һичшиксез, мондый кызыксындыру чаралары тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч булып тора.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot