news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда урлау очраклары ешайган

Умарта, тәкәләр, кесә телефоны һ.б. урлау очраклары теркәлгән.

Азнакайда урлау очраклары ешайган
архив/Рамиль Гали

(Азнакай, 19 май, "Татар-информ", "Маяк", Тансылу Саниева). Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең кизү частена азнакайлылардан урлау очраклары буенча 178 гариза кергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

7 май көнне Югары Стәрледә гомер итүче бер ханым хокук сакчыларына мөрәҗәгать итеп, йортыннан ашамлыклар һәм башка әйберләр урлап чыгулары турында гариза яза. Тикшерү барышында бер җирдә дә эшләмәүче, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучы ир кеше кулга алына.

Загорье бистәсеннән берәүнең абзарыннан өч тәкәсен урлап чыгып китәләр. Хуҗага 15 мең сумлык матди зыян килә. Җинаятьчене эзләү эшләре бара.

Яшьләү урманыннан 10 мең сумлык ике оя умарта урлау очрагы буенча да тикшерү дәвам итә.

30 апрельдән 7 майга кадәр вакыт аралыгында берәү Карамалы авылы янәшәсендәге су куу станциясеннән тимер ишек, 40 данә багана һәм башка әйберләр урлый.

Бәйрәм чорында азнакайлы телефонын урлаулары турында гариза яза. Тикшерү барышында билгесез затларның 9 майда кичке якта каза күрүчегә сугып, аның кесә телефонын тартып алулары ачыклана.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 2018 елда “Спутник” гаражлар ширкәтен “чистарткан” Тымытык кешесен кулга алалар. Моңа кадәр дә суд каршында җавап тоткан ир кеше гаебен тулысынча таный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100