Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда урам бәйрәмнәре дәвам итә
Бу җәйдә районда барлыгы 9 ишек алды бәйрәме узган.
(Азнакай, 4 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәрендә күркәм традициягә әверелгән урам бәймнәре сентябрь аенда да дәвам итә. Ленин урамындагы 38-42 нче йортлар ишек алды да кичен җыр-моңнан, уеннардан гөрләп торды, дип хәбәр итә район газетасы.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, «Универсал-Азнакай» идарәче компаниясе директоры Элеонора Алчина бәйрәм белән тәбрикләп, территорияне яшелләндерүдә, чистартуда актив катнашкан кешеләргә, олуг юбилярлар, алтын, бриллиант туйларын билгеләп узган парлар, яңа туган сабыйларга бүләкләр тапшырдылар.
– Быел Ленин урамындагы 38 нче йорт каршында тротуар, Ленин урамындагы 40, 42 нче йортлар каршында юллар салынды, Гагарин урамындагы 21 нче йорт каршында автостоянка ясалды, шулай ук «Гнездешка» балалар бакчасының ике ягына да тротуар җәелде, биредәге юллар нык таушалган иде. Район хакимияте балалар мәйданчыгы бүләк итте, аны Ленин урамындагы 38 нче йорт ишек алдына куйдык. Бар да халык соравы буенча, халык өчен эшләнә, – ди Эленора Алчина.
Әлеге йортлар караган 1 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Әлфия Хисаметдинова биредә яшәүчеләрнең бик актив булуларын, матурлык яратуларын билгеләп үтте.
– Күпчелеге өлкән яшьтә булса да, балалар мәйданчыкларын җыештырганда ярдәм итәләр, подъезд кырларында чәчәкләр үстерәләр, – ди ул.
Әнә шундый активистларның берсе – Тәзкирә Хәйруллина. Ул 29 нчы төзү-монтаж идарәсендә ташчы булып эшләгән, дүрт тапкыр социалистик ярышта җиңеп чыккан, хезмәт ударнигы. 50 яшендә лаеклы ялга чыккач та, тагын 25 ел балалар бакчасында ишек алды җыештырган.
– Биш бала белән 29 яшемдә тол калдым. Аларны аякка бастыру өчен тырыштым. Хезмәтемне зурладылар, рәхмәт. Өч балам юк инде, бүгенге көндә ятим оныгымны тәрбиялим. Ишек алларыбызны бик матурладылар. Без дә ярдәм итәбез кулдан килгәнчә, – ди ул.
Тәзкирә апа – тынгысыз кеше. Ул «Хәтирә» халык ансамбленә йөри. Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесенең уң кулы да, ишек алдындагы бөтен җитешсезлекне күреп-җиткереп тора. Шуңа күрә бәйрәмдә бүләкләнүенә һич гаҗәпләнерлек түгел.
Марат Солтанов белдерүенчә, бу җәйдә Азнакайда барлыгы 9 ишек алды бәйрәме узган.
– Көннәр шулай матур торса, алга таба да дәвам итәчәкбез, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз