news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда урам бәйрәме узды

Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре җыр-биюләре белән бизәсә, мәктәп туклануы комбинаты халыкны кайнар чәе һәм карабодай боткасы белән сыйлады.

(Азнакай, 22 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Шәһәр тарихының башы без иске Азнакай дип йөртергә күнеккән яклардан юл ала. Бу тирәләр дистә еллар дәвамында танымаслык булып үзгәрсәләр дә, халкына элеккечә авылча гадилек, бердәмлек хас. Гасырга тиң данлы юлы булган 1 нче мәктәп ишек алдында үткәрелгән бәйрәмдә дә алар туганнар кебек кочаклашып күрештеләр, хәл-әхвәл белештеләр, бер-берсенең исән-саулыгына сөенештеләр, дип яза җирле басма.

– Безгә 402 шәхси йорт карый. Аларда 1200 дән артык кеше яши. Күпчелеге – 70-80 яшьтән өлкәннәр, ялгыз әбиләр. Үзара аңлашып эшлибез. Халыктан бары рәхмәтләр кенә ишетәбез, – ди 11 нче территораль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Владимир Кротов.

Быел биредә юлларны реконструкцияләү буенча зур эшләр башкарылган. Кешеләрне иң куандырганы – 1 нче мәктәпкә кабат җан өрелү. Монда капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә һәм ноябрь аенда коррекцион мәктәп буларак ачылу көтелә. Ихатасында заманча спорт мәйданчыгы ясаганнар. Шулай ук депутатлары – Олег Рябченко җитәкчелегендәге Азнакай “РемСервис” предприятиесе хоккей кортын ремонтлауга керешкән.

– Халык эшчән, әдәпле, күршене күрше, туганны туган итәләр. Уртак эшләр килеп чыкса, сөенә-сөенә башкарыбыз, һәр кеше катнаша. 1 нче мәктәп ябылганнан соң тормыш сүнгән кебек булды. Укытучылар, тәрбиячеләр халыкка үрнәк иде. Алар исәнләшеп узса да, өлкәннәрнең күңеле була иде. Бик сөендек мәктәп яңарганга, – ди территораль иҗтимагый үзидарә әгъзасы, 43 ел шушы төбәктә яшәүче Әминә Сафина.

Бәйрәмгә ниләр генә пешереп алып килмәгәннәр уңган хуҗабикәләр: тортлар, пироглар, ташкабактан коймаклар, салатлар… Сый-нигъмәттән өстәлләр тулып торды.

– 1961 елда 1 нче мәктәпкә 8 нче сыйныфка укырга килдем, шуннан бирле Азнакайда. Гаилә корып, 1966 елда Тиңчурин урамында йорт салдык. 14 сутый җиребез бар. Бөтен төр яшелчә утыртабыз, тавыклар асрыйбыз. Элек сыер да тоттык, – ди Миңсылу Фәрхетдинова. Ул алмалы-карлыганлы пирогының пешерү серләре белән дә уртаклашты. – 1 йомырка, 200 гр җылы су, 4 калак сыек май, 2 калак майонез, тоз, песок, 1 калак чүпрә, он салып, йомшаграк итеп камыр басам. Алмалар тугарганчы ул кабарып менә, ясагач 10-15 минут тотам. Камыр эченә алманы җәям, аның өстенә карлыган салам, аның өстенә баллы печенье сибәм, бераз камыр өстенә дә сибәм.

Мондагы халыкның тырышлыгына исең китәрлек. Бауман тыкрыгында ишек алдын гөлбакча итеп тотучы Тәслия һәм Шәрипҗан Госмановлар күпләргә үрнәк. Сарман районы Яхшы Каран кызы Бөгелмә медучилищесыннан соң Азнакай балалар поликлиникасында, аннан 14 нче балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Заманында ПМК җитәкчесе урынбасары булган ире, лаеклы ялда мин дип, кул кушырып утырмый, мәктәп автобусында авылдан укучылар йөртә.

– Ничек барысына да өлгерәсез? – дип кызыксынуыма, Тәслия апаның җавабы кыска булды:

– Авыл балалары бит без, җирне яратып үстек, тәмен-ямен табып эшлибез.

«Иң яхшы ихата» исемен яулаучы Глинка урамындагы Гөлфия-Рәшит Җамалиевларны тирә-якта белмәгән кеше юктыр. Аларның 6 сутыйлы теплицасында үскән кыяр-помидорларны чират торып алалар. Гөлфия бораулау эшләре идарәсендә пешекче, Рәшите нефтьче булып эшләгән. 2002 елда яшелчәчелеккә тотынганнар.

Бу тирәнең мондый уңганнары бихисап. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга бүләкләр тапшырып, алга таба да шулай матур итеп эшләүләрен һәм яшәүләрен теләде.

Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре җыр-биюләре белән бизәсә, мәктәп туклануы комбинаты халыкны кайнар чәе һәм карабодай боткасы белән сыйлады, диелә район газетасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100