news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда урак алдынгыларына сертификатлар тапшырдылар

КамАЗ машинасында ашлык ташучы Рамил Җәлилов та премиягә лаек булды.

(Азнакай, 19 август, "Татар-информ”, "Маяк",  Энҗе Галәветдинова). Азнакайда урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә, ашлык ташучы машина йөртүчеләргә – гомумән, урак чорында тырыш хезмәт куйганнарга акчалата сертификатлар тапшыру дәвам итә, дип яза район газетасы.

Кәкре Елга авылының “Марс” хуҗалыгы басуында да шундый алдынгылар гына эшли. Аяз көннең игенчеләргә рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек бирүе күренә: йөзләрендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагыла. Тимер атларын туктатып, төшке ашка җыелганнар. Хезмәтчәннәрнең ял вакытын җыр-моң белән бизәргә “Азнакай гүзәлләре” триосы һәм җирле мәдәният үзешчәннәре килгән. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов комбайнчылар Азат Галәветдинов, Илдар Хәйруллинга, аларның ярдәмчеләре, ышанычлы дәвамчылары – уллары Айрат Галәветдинов һәм Илнар Хәйруллинга тантаналы төстә сертификатлар тапшырды, игенчеләрнең тырышлыкларын югары бәяләп, аларга тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде. КамАЗ машинасында ашлык ташучы Рамил Җәлилов та премиягә лаек булды.

Сүз дә юк, мондый кызыксындыру чаралары икмәк фронтында хезмәт куючыларга тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә.

Аш-су осталары пешергән тәмле ризыктан соң тагын да көч-куәт кереп киткәч, игенчеләр, җиң сызганып, комбайннарына атладылар. Иркенләп утырыр вакыт түгел: уракның кызган чоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100