news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ун балалы Хуҗиннар гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды

Республикабызда 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырыла.

(Азнакай, 16 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Элекке заманнардагы кебек өй тутырып бала-чага йөгерүен күпләребез күз алдына да китерми, моны бүгенге чор өчен бик авыр йөк дип кабул итә. Бер-ике бала үстерү гадәти хәлгә әверелде. Чынлап торып уйлап карасаң, шул ике бөртекне аякка бастыру өчен дә күпме көч сарыф ителә. Кием-салымы да кыйммәт, ашау-эчүе дә... Әле аларга мәктәптән соң кайдарыр һөнәр үзләштерергә, аннан гаилә корырга, үз куышларын булдырырга ярдәм итәсе. Саный китсәң, сәбәпләрне шактый табып була анысы. Ә бит гомерләрен бала тәрбияләүгә багышлаган, аларның һәрберсен көтеп алган, яратып баккан аналар да шактый арабызда. Әнә шундыйларның берсе Сарлы авылыннан Луиза Хаҗиева. Ун баласының һәрберсе өчен җан атып, йөрәк җылысын, күңел назын биреп яши. Моны һич тә батырлыкка тиңләми, ә Аллаһы Тәгалә бүләге дип кабул итә. Бик тә тыйнак, аз сүзле ханым булып чыкты ул, дип яза районның "Маяк" газетасы.

– Балаларым мәктәптә тырышып укыдылар, өчесе медальгә тәмамлады, бөтенесе дә тормышта үз юлларын таба баралар, – ди ана йөрәк җимешләре өчен эчтән генә горурланып.

Иң кечесе дә унынчы сыйныфта икән. Ялгыз канат белән аларны аякка бастыру һич тә җиңел булмагандыр.

– Тормыш юлымда, шөкер, игелекле кешеләр күп очрады. Әти-әниемнең, авылдашларымның, мәктәп коллективының, район җитәкчелегенең һәрдаим ярдәмен тойдым, – ди Луиза ханым.

Авырлыклар инде артта калган, өлкәннәре бүген үзләре әниләренең ныклы таянычы. Оныклар белән дә куандырып торалар.

Әле менә бу көннәрдә бик тә шатлыклы вакыйга булды гаилә өчен. Луиза Хаҗиевага муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин торак шартларын яхшырту өчен 3 788 532 сумлык сертификат тапшырды.

– Бик матур, тырыш, тәртипле гаилә. Зур рәхмәт шундый балалар үстергәнгә. Азнакаебызда мондый гаиләләр күбрәк булсын иде, – диде Марсель Шәйдуллин.

Республикабызда эшләп килүче программаларның җимеше бу. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белдерүенчә, шушы программалар нигезендә җирлегебездә 355 ветеран, 7 ятим бала фатирлы булган, быел тагын 6 ятим балага фатир ачкычлары тапшырачаклар. Менә 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә дә бәхет елмайды.

– Беренчеләрдән булып сертификатка Хаҗиевлар ия булды. Чиратта тагын 12 гаилә тора. Әлеге программа торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә каралган, – ди район башкарма комитетеның исәпкә алу һәм торакны билгеләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәрипова.

Хаҗиевлар бу акчага төп нигезләрендә зур йорт тергезмәкчеләр.

– Безнең авыл бик матур җирдә. Туган җиргә мәхәббәт хисләре кечкенәдән канга сеңгән. Әлегә гаиләм белән Казанда кеше фатирында яшим, исәбем Сарлыда төпләнү, – ди иң зур улы Ленар Хаҗиев.

Эше буенча аңа илнең бик күп төбәкләрендә йөрергә туры килә икән.

– Безнең республикадагы кебек шартлар беркайда да юк. Президентыбызга зур рәхмәт, дәүләттән күптөрле ярдәм күрсәтелә. Күпләр социаль программалар турында белми, аларда катнашырга кирәк, – ди ул.

Бәйрәмнәрдә Хаҗиевлар йорты умарта күчедәй гөж килеп тора. Илнең генә түгел, дөньяның төрле якларына сибелгән балалар туган ояга җыелалар. Ә ана өчен иң зур бәхет – аларны исән-имин күрү, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100