news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда умартачылар үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләште

Азнакай бал җитештерү буенча Татарстанда алдынгы урыннарның берсен били.

Азнакайда умартачылар үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләште
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 17 март, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Ел сен Азнакай районында умартачылары әле сезон башланганчы белгечләр белән очрашып, белем күтәрергә, аралашып алырга җыела. Быел мартның нәкъ уртасында авыл хуҗалыгы идарәсендә бик кызыклы да, файдалы да шундый очрашу булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аны инспектор, умартачылар берлеген җитәкләгән Әдип Хаҗиев алып барды. Киңәшмәдә республиканың “Умартачылык идарәсе” ДБУ генераль директоры урынбасары Нәгыйм Әюпов та катнашты. Ул уку-сөйләшүне ачып, бүгенге көндә умартачылыкта хәл торышы, проблемалары хакында сөйләде.

Азнакай бал җитештерү буенча Татарстанда алдынгы урыннарның берсен били. Ләкин шунысы бар: шулкадәр көч куеп җитештерелгән продукция сатылып бетми. Аннары, менә 10 ел инде аңа бәя дә бер дә артмаган.

Умартачылар алдында чыгыш ясаган “Россельхозцентр”ның район бүлеге, урман хуҗалыгы, ветеринария берләшмәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең тәкъдим - киңәшләре умарта кортлары хуҗаларына бик тә ярап куяр. Аларга сораулар да күп бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100