news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда укытучыларның август киңәшмәсендә узган уку елына йомгак ясадылар

Күргәзмәдә сатудан кергән 23 мең сум акча районда яшәүче авыру баланы дәвалауга тотылачак.

Азнакайда укытучыларның август киңәшмәсендә узган уку елына йомгак ясадылар

(Азнакай, 29 август, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Бүген Азнакайда укытучыларның август киңәшмәсе узды. Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов узган уку елына йомгак ясады, аның үзенчәлекләрен барлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Анда Татарстаның Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Жанетта Соркина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, сәләтлеләр университетының башкаручы директоры Айдар Акмалов катнашты.

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары, әти-әниләр һәм укучылар әзерләгән кул эшләре һәм бакча нигъмәтләре күргәзмәсе күз явын алырлык бай һәм затлы иде. Аларны сатудан тупланган 23 мең сум акча районда яшәүче авыру баланы дәвалауга тотылачак.

Башкала кунаклары районда балаларга белем һәм тәрбия бирүнең тиешле югарылыкта булуын, азнакайлыларның республикада лидерлар сафында атлавын әйтте.

Мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләр яулаган хезмәткәрләр бүләкләнде.

Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин яңа уку елына җитди бурычлар куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100