news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда участоклардан ерак урнашкан авыллардан сайлаучыларны автобуслар йөртә

Үз бизнесын алып барган, көн саен офисына Азнакай шәһәренең бер башыннан икенчесенә, җәяү йөргән 90 яшьлек Рэм Мөлеков сайлаулар зур бәйрәм, ди.

(Азнакай, 18 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Бүген, Россия Президентын сайлау көнендә, Азнакайда участоклардан ерак урнашкан авыллардан сайлаучыларны автобуслар йөртә. Өйдә сайлау өчен, алдан гариза бирүчеләрнең яннарына барачаклар, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Азнакайда илле елдан артык гомер итүче Николай Иванов гомере буе нефть оешмасында бораулаучы булып эшләгән. Ул шушы гомер эчендә бер генә сайлаудан да калмавын әйтә. "Без бит төрле чорларны күргән, патриотизм хисләрендә тәрбияләнгән буын, – дигән ул. – Һәр сайлауда шулай беренче булып килеп, сайлап китәм".

Үз бизнесын алып барган, көн саен офисына, Азнакай шәһәренең бер башыннан икенчесенә, җәяү йөргән 90 яшьлек Рэм Мөлеков сайлаулар зур бәйрәмгә әверелә, дип әйткән. "Элеккеге без яшь чакта да шулай җыр-моң агылып тора, өйгә тәм-томнар алып кайтып китә идек", - дигән ул.

"Бу минутларда барлык сайлау участокларында да тавыш бирү дәвам итә. Сайлау участокларында милли ризык ярминкәләре эшли. Иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәр, авыллар урамнарында концертлар, спорт бәйгеләре, милли йолалар чагылган тамашалар, спорт залларында теннис, шахмат-шашка кебек өстәл уеннары башланды", диелгән әлеге хәбәрдә.    
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100