news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда туган телне сакларга өндәгән тамаша тәкъдим ителде

Укучылар татар телен камил белүләрен исбатлап, викторина сорауларына төгәл җавап бирделәр.

(Азнакай, 27 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан Мәдәният сараенда шигърият бәйрәм узды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова җитәкчелегендәге «Тылсым» балалар халык театры җирле шагыйрә Ильмира Сәлахова әсәре буенча эшләнгән «Шүрәле ярдәмгә ашыга» дигән тамаша белән ачып җибәрде, дип хәбәр итә район газетасы.

Туган телебезнең киләчәге өчен борчылуны чагылдырган, аны сакларга өндәгән әлеге күренеш яшь тамашачылар йөрәгенә дә барып ирешкәндер. Туган телен онытучыларны Шүрәле, әнә, кытыклаячакмын диде бит! Укучылар татар телен камил белүләрен исбатлап, викторина сорауларына төгәл җавап бирделәр.

Кичәне шулай ук бик күп дәрәҗәле конкурсларда җиңү яулаган «Бәхет», «Юлдаш» вокаль, «Виолини» скрипкачылар, «Лилия» бию коллективлары үз чыгышлары белән бизәделәр, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot