news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда туган 500 нче балага район башлыгы бүләкләр тапшырды

Районда быел туган сабыйларның күпчелеге – ир бала.

(Азнакай, 12 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Соңгы елларда демографиянең үсеше куандыра. Быел Азнакай районында 9 ай эчендә 573 бала туган (узган ел – 561). Аларның күпчелеге, 301е, – малайлар. Аерым алганда, 181 гаилә беренче, 270 е икенче, 95е өченче, 27 се дүртенче һәм аннан соңгы баласын алып кайткан. Бу хакта Азнакайның “Маяк” газетасы яза.

Азнакайда тантаналы шартларда 500 нче баланы теркәделәр. Әлеге бәхеткә Регина һәм Динар Якуповлар гаиләсендә дөньяга килгән Данияр ия булды. Динар район хәзерләүләр җәмгыяте директорының сәүдә буенча урынбасары, Регина “Наш дом” торак милекчеләре ширкәтендә баш инженер булып эшли. “2011 елда өйләнешкән идек, бик көтеп алган, бик кадерле балабыз”, – диләр алар.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәхетле әти белән әнигә иң изге теләкләрен әйтеп, бүләкләр тапшырды. Якуповларны котларга хезмәттәшләре, якыннары да килгән иде.

Районда теркәлгән сабыйларның, гаилә коручы яшь парны түгәрәк санга туры килгәннәрен әнә шулай тантаналы төстә тәбрикләү күркәм традициягә әверелде.”Нәселебезне, фамилиябезне дәвам итүче тууга без дә бик куандык. Яшь сабый – ул әйтеп бетергесез шатлык, берүк сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үссен”, – ди әби-бабайлары зурлаганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдереп.

Данияр дигән исем “кояш бүләге”, акыллы, белемгә омтылучы дигәнне аңлата икән. Әлегә бишектә берни белми татлы йокыда ятучы сабыйга, чыннан да, исеме җисеменә туры килергә һәм районыбызның, илебезнең лаеклы гражданы булып үсәргә язсын, диелә район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100