news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда транспорт һәм юл хуҗалыгы министры юлларның торышы белән танышты

1 сәгатенә 100гә якын машина үтүче күперне һәм аңа илтүче 1 чакрым 560 метр аралыктагы юлга капиталь ремонт эшләре башкару өчен 106 млн сум акча кирәк

(Азнакай, 17 май, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева).  Кичә Азнакай районына эш визиты белән Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин килде. Министрны район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге делегация озата йөрде, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Башкала кунагы Тымытык-Сарлы-Сөендек-Югары Стәрле-Победа, Урманай-Әсәй-Митрәй- Карамалы юнәлешендәге юлларның торышы белән танышты.

Аларда бүгенге көндә ремонт эшләре бара. Югары Стәрле-Победа авыллары тирәсендә асфальт катламы кырдырып алынган, яңасын түшәргә әзерлиләр. Сарлы авылында да эш тулы куәтенә гөрли. Министр Башкорстан һәм Татарстан республикаларын тоташтыручы күпернең торышы, аңа илтә торган юлның төзеклеген дә карады. “Татнефтедор” җәмгыятенең Азнакай автомобиль юллары идарәсе җитәкче Равиль Гинатуллин башкарасы эшләр һәм аларга таләп ителгән финанс хакында сөйләде. 1 сәгатенә 100 гә якын машина үтүче күперне һәм аңа илтүче 1 чакрым 560 метр аралыктагы юлга капиталь ремонт эшләре башкару өчен 106 миллион сум акча кирәк. Шул исәптән кайбер урыннарда юлны, күперне күтәртү дә сорала.

–Бу эшләрне ике республика бердәм тотынып, финанс чыгымнарны бергә күтәргәндә генә башкарып чыгып булачак, – диде министр.

Ул Азнакайга визитына йомгак ясап, районда юлларның торышыннан канәгать булуын җиткерде, юл төзү оешмаларының эшчәнлеген уңай бәяләде, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot