news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев лагерьлар эшчәнлеге белән танышты

Депутат халык гозерләрен дә тыңлады.

(Азнакай, 11 июль, "Татар-информ",  “Маяк”). “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин белән берлектә, гозер, тәкъдим, киңәш белән килүчеләрне кабул итте, дип яза җирле басма.

Кабул итүчеләр арасында акча эшлим дип акчасыз калучылар да бар иде.

– Үзем уйламыйча эшли дә торганнардан түгелмен югыйсә, кеше сүзенә ышанып, харап булдым, – ди олы яшьләрдәге бер апа. Үзвакытында ул судка да мөрәҗәгать итеп, суд акча салучы файдасына хөкем чыгарга нбулган. Әмма инде күптән банкрот дип табылган оешмадан бүгенге көндә нәрсә аласың? Шуңа депутатта өздереп кенә җавап бирә алмады.

– Зур өмет баглап булмаса да, ярдәм итми калмабыз, – дидеТаһир Һадиев.

Соңыннан ул сәламәтләндерү лагерьларында булып, балаларның җәйге ялын оештыру белән танышты.

“Кояшкай” лагерендә бу көннәрдә “Сәләт-Азнакай” сменасы бара. Балалар кунакларны җыр-бию белән каршыалып, аларның сорауларына да җырлап, “Биредә барысы да шәп!” - дип җавап бирде.

Таһир Һадиев  “Каенкай”,“ Бөркеткәй”гә дә кереп, биредәге шартларны карады.  Быел монда нефтьчеләр балалар өчен ясалма япмалы стадионнар да төзегән.

– Балаларның җәйге ялын күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыру өчен бөтен мөмкинлекләрдә бар, – ди“Каенкай” лагере җитәкчесе РегинаХәмитова.

– Мәктәпме ул, лагерьмы – һәр җирдә милли мохиткә урын булырга тиеш, – диде очрашу азагында Таһир Һадиев.

Ул шулай ук 2017 ел – Экология елы буларак, моңа да игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады, ә болай, гомумән алганда, лагерьлар эшчәнлеген “бишле”лек дип бәяләде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100