Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда торак йортларга видеокамералар урнаштыра башладылар
Җиһазлар ныклы, кирпеч белән дә бәреп вата торган түгел, ди төбәкнең электр элемтә челтәре җитәкчесе.
(Азнакай, 29 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Иртән эшкә яки берәр яры сәяхәткә, кунакка чыгып киткәндә, һәрберебез кире әйләнеп кайтканчы өебезнең исән-имин торуын тели. Ә подъезд төбендә төн кунарга калдырган машиналар тәмам йокыны качыра. Ансат кына кеше малына ия булырга теләүчеләр юк түгел. Җитмәсә, өлкән яшьтәгеләрне әллә нинди ысуллар белән алдап, төп башына утыртып китүчеләр дә ешайды, ә аларның эзенә төшү ансат түгел. Балаларны да хәзер ялгызларын гына урамга уйнарга чыгарам димә, - кем кая алып китмәс. Яңа программа халыкны әнә шундый күңелсезлекләрдән саклауны күздә тота да, дип яза aznakaevo-rt.ru сайты.
“Куркынычсыз шәһәр” программасы җәмәгать куркынычсызлыгын, тәртип тәэмин итү максатында, республикабызда агымдагы елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырыла башлады. “Азнакайда халык күпләп җыела торган урыннарда 22 камера эшли инде. Видеокүзәтү хокук саклау органнары өчен яхшы ярдәмчегә әверелде. Җинаятьләрне ачуда нәкъ менә әлеге камералар булыша. Хәзер күп фатирлы торак йортларга видеокүзәтү урнаштыру вакыты җитте”, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.
Статистика буенча җинаятьләрнең 40 проценты торак йортларның подъездларында кылына. Әгәр видеокүзәтү булса, ишегеңне кем ватып ачканын да, подъезд эчендә нинди тәртипсезлекләр кылынуын да җиңел белеп, җинаятьләргә чик куеп була. Күзәтү барлыгын белгән бурлар күрә торып җинаятькә барырга кыймас.
Видеокамераларны Азнакай район электр элемтә челтәре урнаштыра. “Барлык эшләр бушка башкарыла. Камераларга хезмәт күрсәтүне дә үз өстебезгә алабыз, – ди предприятие җитәкчесе Таһир Галимов. – 200 камера кайтты инде. Җиһазлар ныклы, кирпеч белән дә бәреп вата торган түгел. Күзәтү астына балалар мәйданчыгы, машиналар тора торган җир, ишегалдына һәм подъездга керү юллары алыначак. Сервер үзебездә сакланчак, ә андагы мәгълүматны торак милекчеләре ширкәтләре дә, эчке эшләр бүлеге дә интернет аша карый алачак”.
Иминлегебезне кайгырту исә һәр фатирдан аена 30-40 сумга төшәчәк, диелә Азнакай басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз