news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда үткән балыкчылар бәйгесендә хатын-кыз җиңде

Ул Чаллыдан, Әлмәттән, Түбән Камадан, Азнакайдан һәм Актүбәдән килгән 25 ир-егет белән ярышкан.

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Ирле-хатынлы Егор һәм Наилә Швиннар Азнакай тирә-ягындагы иң яхшы балыкчылар белән көч сынашты. “Фишпрофи” кубогына чираттагы балык тоту буенча ярышлар урыссулыларга уңыш алып килде һәм ачык сулыкта балык тотуның йомгаклау этабы булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар географиясе тагын да арткан һәм бу юлы Швиннар гаиләсе Чаллыдан, Әлмәттән, Түбән Камадан, Азнакайдан һәм Актүбәдән килгән 25 катнашучы белән көч сынашты, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” газетасы.

Ярышларны оештыручылар сүзләренчә, балык тоту буенча ярыш уздырылган буа гамәлдә барлык катнашучыларга яхшы таныш, ә инде төгәлрәк әйтсәк, һәркем дә җирле балыкның үзсүзлелеген белә иде. Әмма Урыссудан нәфис ханымга көндәшләрен (ә алар ир-егетләр) узарга һәм лаеклы кубок белән медаль алып кайтырга комачауламады. Шул рәвешле, Наилә Швин иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте: ул тоткан балыклар ике килограммга якын булды. Ханымга балыклар тозагы бүләк ителде.

“Җиңү тәме – татлы. Чөнки өч дистәгә якын ир-егет арасында мин берүзем хатын-кыз идем. Минем дулкынлануымның чиге булмады, чөнки көндәшләрем арасында һәвәскәрләр генә түгел, спорт мастерына кандидатлар да бар иде, - дип фикер уртаклашты җиңүче. – Азнакай балыкчылык клубының актив эшчәнлеге безнең районда да шундый ук җәмгыять төзү өчен үрнәк булып тора. Теләүчеләр бихисап булыр иде дип уйлыйм, бездә сулыклар да күп”.

Азнакай оештыручылары киләсе ярышларны безнең районнан ерак түгел урында уздыруны планлаштыра. 16 октябрьдә спиннинг белән балык тоту ярышлары Тымытык авылына якын урында Ык елгасы буенда үтәчәк. Швиннар гаиләсе үзенә анда да уңыш елмаер дип өметләнә, дип хәбәр итә район газетасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100