Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Әтиләр бәйрәме узды
Күзләрен бәйләгән килеш машиналар да ясадылар әле алар.
(Азнакай, 20 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Нәсимә Фазлыева). Азнакай шәһәренең Яшьләр бакчасы балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Районыбызның яшьләр үзәге хезмәткәрләре Әтиләр көне уңаеннан “Әти, булдырды” дип аталган бик кызыклы чара оештырган, дип яза җирле басма.
Уенда районның төрле предприятие, оешмаларыннан 10 команда катнашты. Әлбәттә, үзләренең тормыш юлдашларына, балаларына көч биреп торырга әниләре, хәтта әби-бабайлары, дус-ишләре дә җыелган. Бәйгедә катнашучылар үзенчәлекле ун станцияне узып, көч сынаштылар. Тормышта бала тәрбияләү өлкәсендә бармакка-бармак та сукмаган әтиләр, әлбәттә, бу сынауларны уза алмаячаклар иде. Алар аш-су әзерләү, балалар җырларын белүдә белемнәрен, төз атуда үз көчләрен сынадылар. Әти барысын да белергә, булдырырга тиеш шул. Яхшы, кайгыртучан әти булганда, гаиләдә әниләр дә чибәр һәм бәхетле була. Ә хатын-кыз чибәр булсын өчен ниләр эшләргә тиеш? Бәйгене оештыручылар әтиләрне сынау өчен монысын да игътибар үзәгеннән төшереп калдырмаганнар. “Нәрсә ул милирование?” кебек сорауларга да җавап бирергә тиеш иде алар. Күзләрен бәйләгән килеш машиналар да ясадылар әле алар.
Әлбәттә, балалар үзләре дә бу уенннарда ярдәм итми калмадылар. Эштән соң, ял көннәрендә балалары белән утырып рәсемнәр ясамаса, ай-һай, бу сынауны үти алырлар идеме икән? Һәрбер станциядә дөрес җавап һәм бирем өчен флаерлар алдылар, әнә шул флаерлар суммасына карап, бәйгедә җиңүчеләр дә билгеләнде. Нәтиҗәдә, иң яхшы уенчылар булып Шаһабиевлар командасы танылды, Галиевләр көмеш призга ия булды, Галләмовлар командасы исә лидерлар өчлеген япты. Ә барлык йөкләмәләрне дә иң беренчеләр булып үтәүче Вәлиуллиннар командасы “Парус” спорт-туризм базасында ял итү өчен мең сумлык сертификатка ия булды. Җиңүчеләргә кыйммәтле призлар, дипломнар бирелде. Кыскасы, бәйрәмдә катнашучы беркем дә бүләксез китмәде ул көнне.
“Кәҗәсендә түгел, мәзәгендә” диләр бит. Хикмәт беренчелектә мени? Балаларның йөзендәге шатлык-куаныч чаткылары бәйрәмнең бик тә ошавы турында сөйли иде:
– Миңа бәйрәм бик тә ошады, – ди дүртенче сыйныф укучысы Далила. – Йөгердек, спорт уеннары уйнадык, әтигә ярдәм иттем. Афәрин, әтием бер дә сынатмады. Мин аны бик яратам. Ул безгә тәмле ашлар да пешерә, машинада йөрергә өйрәтә, дәрес әзерләргә булыша, мине математикага өйрәтә.
–Мондый чаралар ешрак булып торсын иде, дигән теләктә калабыз. Бүген менә яшь гаиләләр җыелды. Үзара аралаштык, күрештек. Күңелле булды, балалар очып кына йөрделәр инде, – ди кызның әтисе Рөстәм Вагапов та.
Рәфис Нәфисов ике кыз, бер улын ияртеп килгән.
–Берсе әбисе белән өйдә калды әле, – ди ул елмаеп. Ә әниләре Актанышка волейбол ярышына китте.
Әнә шундый чын спорт гаиләсе икән болар. Әле күптән түгел генә Әлмәт шәһәрендә дә нефтьчеләрнең “Әти, әни һәм мин” спорт ярышында катнашып, беренче урынны алып кайтканнар.
Нәзилә һәм Раил Галиевләр кызлары Әминә һәм Ясминә белән килгәннәр.
Ирләрен мактаучы хатын-кызлар бик сирәк инде ул. Ә менә Нәзилә ирен мактап туя алмый:
–Раил – чын әти ул. Эше бик күп булса да, балаларын тәрбияләргә һәрчак вакыт таба. Әз генә вакыты булса да, шалтыратып хәлләрен белә.
– Бик кызык чара булды әле бу, – ди Раил дә шаян гына елмаеп. – Балалар тәрбияләүнең серләре турында да, әниләребезнең нигә шулай чибәр булуы турында да күп нәрсәләр белдек. Мондый чаралар алга таба да шулай дәвам итсен иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз