news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда территориаль иҗтимагый үзидарәләр актив

Азнакайда территориаль иҗтимагый үзидарәләр актив

 2401 ТОС – Резеда
Азнакайда территориаль иҗтимагый үзидарәләр актив
(Азнакай, 25 гыйнварь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова)
Азнакай шәһәрендә – 13, Актүбә бистәсендә 4 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. Оешуларына дүртенче ел китте. Алар власть белән халык арасында тыгыз элемтә урнаштырып, үз микрорайоннарында тормышны җанландыру, территорияләрне төзекләндерү буенча җитди эш алып баралар. 4 нче территориаль иҗтимагый үзидәрә рәисе Нурия Хаҗипова белән әңгәмәбез әнә шул көндәлек мәшәкатьләр хакында.
– Нурия Касыймовна, сезнең үзидарәгә Монолит кварталындагы шәхси йортлар да, Шәйхетдинов урамнарындагы 1, 3, 5, 7, 9, 11, 15, 17 нче күп катлы йортлар да керә. Мондый контингент белән эшләү кыенмы?
– Берәү – яу кырында сугышчы түгел диләр бит. Эшемдә ярдәмчеләремә – үзидарә активына таянам. Шәхси секторда – һәр урамга, күп фатирлы йортларда һәр йортка һәм подъездга җаваплы кешеләр билгеләнгән. Алар үзидарә эшчәнлеген читтән генә күзәтеп тормыйлар, торак фондын саклауда, территорияләрне санитар чистартуда, төзекләндерү һәм яшелләндерүдә, бәйрәмнәр оештыруда ярдәм итәләр.
– Бәйрәмнәрнең дә күңел ачуга гына кайтып калмавын билгеләп үтәргә кирәктер. Әлеге чараларда район, предприятие, оешма җитәкчеләре дә катнаша. Үзен борчыган сорау белән һәркем җитәкче бусагасын атлап керергә кыймый. Ә монда алардан турыдан-туры җавап алырга мөмкин. Әмма территориаль иҗтимагый үзидарәләр эше мәдәни чараларга гына кайтып калмый бит?
– 2017 елда территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре белән 37 экологик өмә оештырдык. Урам старосталары белән 9 җыелыш үткәрелде. Аларда юлларны асфальтлау, юл кырларына таш түшәү, урам баганаларында лампочкаларны алыштыру, шәхси йортларны канализация челтәренә тоташтыру кебек мәсьәләләр күтәрелде. Бу мәсьәләләр хәл итү өчен идарәче компания, җирле хакимият, предприятие җитәкчеләренә җибәрелде.
– Нәтиҗәсе?
– 2017 елда халыктан 30 мөрәҗәгать керде. Аларның 25 е уңай хәл ителде, калганнары эш планына кертелде. Мәсәлән, Стәрле Елга урамында яшәүчеләрнең мөрәҗәгате буенча яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе бер атна эчендә урам баганаларында лампочкаларны яңасына алыштырды, предприятие шулай ук халык соравы буенча юл кырларын рәткә китерде. Азнакай автомобиль юллары идарәсе көче белән үзәк урамга 180 м озынлыкта асфальт түшәлде, юл чатындагы участок ремонтланды, Казан урамыннан Ютазы тракты урамына кадәр вак таш җәелде.
– Социаль яклауга мохтаҗ катлам белән нинди эшчәнлек алып барыла?
– Үз территориябездә яшәүче мөмкинлеге чикле кешеләрнең, ялгыз өлкәннәрнең исемлеген булдырдык. Туган көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә күчтәнәчләр белән өйләренә барып, хәлләрен беләбез. Яңа ел каникуллары чорында гына да унбер инвалид янында булдык. Алар үзләренең сорау-гозерләрен җиткерәләр. Кайберләре тиз арада хәл ителә, кайберләренә вакыт һәм акча кирәк. Хәйрия акцияләрендә катнашабыз. Бәлагә тарыган гаиләләргә гаризалары буенча матди ярдәм күрсәтәбез. Әле менә декабрь азагында инвалидлар белән Актүбә “Өмет” төркеменең концертын карап кайттык.
– Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре ирекле халык дружиналары сафында шәһәребез урамнарында иминлекне саклап та йөриләр. Үзегез өчен моның файдасын күрәсезме?
– Былтыр 15 тапкыр кизүгә чыктым. Үз маршрутыбыз бар. Аеруча социаль имин булмаган гаиләләргә игътибар итәбез. Андыйлар белән тәрбия-аңлату эше алып барабыз. Мондый рейдлар җинаятьләрне, хокук бозуларны кисәтергә, социаль имин булмаган гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә.
– Менә яңа елга аяк бастык. Киләчәккә нинди планнар белән янасыз?
– Территорияләрне төзекләндерү, санитар чистарту, яшелләндерү эшләре дәвам итәчәк. Агымдагы ел да бәйрәмнәргә, шатлык-сөенечләргә бай булыр дип ышанабыз. Территориаль иҗтимагый үзидарә ялгызы гына бу кадәр эшләрне башкарып чыга алмас иде. Без район хакимияте, депутатларның, идарәче компания һәм шефларыбыз – предприятие җитәкчеләренең һәрдаим ярдәмен тоябыз һәм ике арадагы күпер ныклы булганда, тормышларыбыз тагын да алга барыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100