Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган семинар узды
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановның чыгышы кискен тәнкыйть белән сугарылган иде.
(Азнакай, 3 ноябрь, "Татар-информ", «Маяк», Энҗе Галәветдинова).Терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар “Азнакай” агрофирмасының Сарлы бүлекчәсендә узды. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, ветеринария белгечләре, барлык хуҗалык җитәкчеләре катнашты, дип яза район газетасы.
Тырыш, оешкан һәм үз хуҗалыгына сакчыл караганның бар да тәртиптә. Техникалар кышка хәзерләп куелган, терлек тораклары да чиста.
Терлекчелек буенча киңәшче Рәсим Бәдретдинов әзерләнгән азык берәмлекләренең туклыклылык анализы нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, малларны исән-имин кышлатуның һәм салкын чорда алардан югары күләмдә продукция алуның нигезе мул азык базасы әзерләүдә генә түгел: рационның балансланган, аеруча шикәргә, аксымга бай булуы мөһим.
Миргасим Усмановның чыгышы кискен тәнкыйть белән сугарылган иде. Ул күп кенә хуҗалыкларда көнлек рацион булмау, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләрнең битарафлыгы һәм башка проблемалар хакында сөйләде, кыска вакыт аралыгында җитешсезлекләрне бетерү бурычын билгеләде.
– Салам, су белән генә савымны арттырып булмый. Табыш алам дисәң, терлекчелек белән җитди шөгыльләнергә кирәк. Азык төрлеләндерелгән, аның күләме һәм сыйфаты һәрдаим контрольдә булырга тиеш. Комплекслы эш алып барганда гына без яхшы күрсәткечләргә ирешә алабыз, – диде ул һәм әлеге мәсьәләләр буенча тиешле чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз