news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда терлекчелек буенча зона семинарында сөт җитештерү турында сүз барды

Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов һәм Нәҗип Хаҗипов катнашты.

Азнакайда терлекчелек буенча зона семинарында сөт җитештерү турында сүз барды
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 17 май, "Татар-информ", "Маяк", Резидә Шәрипова). ​​​​​​​Бүген, 17 майда Азнакайда Мәдәният йортында сөт җитештерү культурасын арттыру буенча зона семинары узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов һәм Нәҗип Хаҗипов катнашты.

"Сөт продукциясенә сорау бик зур. Татарстан аны җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора. Ирешелгәннәрдә туктап калмыйбыз, җитештерүне 3-4 тапкырга арттырырга планлаштырабыз. Быел үзебезнең сөтне тулысынча республикада эшкәртәчәкбез.

Сөт продукциясен күпләп экспортлау бурычы куелды. Азнакай районына килгәндә, бу өлкәдә аның уңышлары куандыра, сөт саву арта, алга таба таба күрсәткечләрне тагын да күтәрерләр дип ышанабыз, хезмәтләре өчен рәхмәт", – диде Николай Титов журналистларга биргән әңгәмәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100