Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда “Терендез” әрмән бәйрәме узды
“Терендез” – яшьлек һәм мәхәббәт бәйрәме.
(Азнакай, 14 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай районында төрле милләт вәкилләре дус, тату яши. Милли бәйрәмнәрне барыбыз бергәләшеп үткәрү, йолаларыбызны саклау, яңарту юнәлешендә кулга-кул тотынып эшләү дә әнә шуның чагылышы булып тора. Шәһәрдә Халыклар дуслыгы йортына сишәмбе көнне район халкын “Терендез” әрмән бәйрәме үзенә җыйды, дип яза районның “Маяк” газетасы.
–Татарлар, руслар, әрмәннәр, әзәрбайҗаннар, мордвалар, чуашлар... – бөтен төр конфиссия вәкилләре Азнакай җирлегендә бербөтен булып, куанычларны да, проблемаларны да бергә кичереп, матур гына яшәп ятабыз, – диде бәйрәмне ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Тел аермасы да юк бездә. Районыбызда яшәүче әрмәннәр татар телендә иркен сөйләшә, укучы балаларның хәтта татар теле буенча республика олимпиадаларында җиңүләр яулап кайтуы соклану һәм горурлану хисләре уята. Спорт ярышлары булсынмы, мәдәни бәйгеләр, игелек марафоннары... – бүгенге көндә төрле өлкәләрдә хезмәт куйган әрмән милләтле райондашларыбыз бу чараларның берсеннән дә калмый, зур активлык күрсәтеп киләләр. Бүгенге уртак бәйрәмебезгә башкаладан, Яр Чаллы, Октябрьский һәм башка шәһәрләрдән, күрше районнардан да җыелган кунакларны Азнакай җирлегендә күрергә бик шатбыз. Киләчәктә дә шулай аралашып, татулыкта матур гомер кичерик!
“Әрмән-татар дуслыгы күпере” шәфкатьлелек проекты кысаларында үткән “Терендез” бәйрәменең асылы ерак дәверләргә барып тоташа. Ул русларның “Масленица”, төрки халыкларының “Нәүрүз”, католикларның “Изге Вәли” бәйрәмнәренә аһәңдәш, алар кебек үк язгы уянуны, күңелләрнең мәхәббәт һәм назга төренүен чагылдыра. Бәйрәм уртасында янган учак аның төп символы булып, ялкыны тигән кешегә ел буена иминлек кенә булыр, парлыларның мәхәббәте тагын да көчәер, дигән гыйбарә яши. Аның көлен уңыш мул булсын дип, басуга сипкәннәр.
Бәйрәм учак әйләнәсендә бию, җырлар белән барды, парлылар аның аша сикереп, бер-беренә хисләрен белдерде. Дуслык йортына җыелган халык әрмәннәрнең милли ашларыннан, шашлыктан авыз итте.
Ә кичен “Терендез” Мәдәният йортына күчте. Биредә төрле милләттән булган сәхнә осталары игелек концерты куйды. Аннан кергән акча авыру сабыйларны дәвалауга тотылачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз