Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда "Татпотребсоюз" идарәсе киңәшмәсендә киләчәккә бурычлар билгеләнде
Кулланучылар җәмгыяте тотрыклы үсеш кичерә.
(Азнакай, 30 август, "Татар-информ", "Маяк" ). Республика "Татпотребсоюз" идарәсе агымдагы яртыеллыкта хәзерләүләр буенча алып барган эшчәнлегенә йомгакны бу юлы Азнакай җирендә ясады. Семинар-киңәшмәгә барлык районнарның кулланучылар җәмгыяте рәисләре, җитештерү конторалары җитәкчеләре, баш белгечләр килгән иде, дип яза җирле басма.
"Татпотребсоюз" идарәсе рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов җитәкчелегендәге делегация үзенең эшен Азнакай райпосының җитештерүчән эшләүче бүлекчәләренең берсе булган хәзерләүләр конторасындагы матди-техник базаны караудан башлады.
Алар мал чалу пункты, тире, йон, дару үләннәре, икенчел чимал складлары, контораның җитештерү мөмкинлекләре белән таныштылар. Кунакларны “Азнакай хәзерләү конторасы” директоры Тәнзилә Кәримова озата йөрде.
– Ярты ел эчендә 120 тоннадан артык макулатура, 56 тонна сарык йоны кабул иттек. Артып калган Авыл хуҗалыгы продуктларын җыю өчен авылларга машина йөри. Халык үзе дә конторага мал чалырга, тире, йон тапшырырга килә. Мәктәп укучылары дару үләннәре, макулатура җыюда актив катнашалар, – дип сөйләде ул.
Семинарның теория өлешендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Азнакайның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды. Рашат Шәймәрданов районыбыз кулланучылар җәмгыятенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
– Хакимиятебез тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтү күләмен икеләтә арттыру бурычы куелды. Соңгы яртыеллыкта күпчелек районнар тотрыклы үсеш юнәлешендә эшли. Әмма кайбер җәмгыятьләргә халык белән тагын да тыгызрак эшләргә кирәк, – диде ул.
"Татпотребсоюз" идарәсенең агымдагы яртыеллыкта алып барган эшчәнлегенә хәзерләүләр идарәсе җитәкчесе Рифат Минлеҗанов йомгак ясады. Семинарда Кукмара, Зәй, Баулы, Лаеш районы вәкилләре хәзерләү эшчәнлеге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Киңәшмә ахырында фикер алышу узды, киләчәккә максатлар һәм бурычлар билгеләнде, белгечләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз