Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Татнефть кубогына яшүсмерләр клублары арасында хоккей буенча ярышлар бара
Республикада мондый ярышлар 2002 елдан үткәрелә: баштарак турнирда 10 команда катнашкан булса, бүген анда Татарстанның 16 районыннан 60 команда уйный.
(Азнакай, 11 декабрь, "Татар-информ", “Маяк”). Бүген Татарстанның Азнакай районы үзәгендә “Татнефть” компаниясе кубогына яшүсмерләр клублары арасында алкалы хоккей буенча ярышлар старт алды, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.
Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, “Нефтьчеләр” хоккей клубы генераль директоры Җәмил Насретдинов катнашып, азнакайлыларга уңышлар теләде.
Район данын бу ярышларда Азнакайның “Луч”, “Искра”, “Викинг”, “Пламя”, “Лачын” һәм Актүбәнең “Барс”, “Кристалл” командалары яклаячак. Азнакайда исә матчка стартны “Луч” һәм “Кристалл” командалары бирде. Киеренке көрәштә актүбәлеләр көчлерәк булып чыкты, көндәшләрен алар 8:2 исәбе белән җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз