Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда “Татнефть” компаниясе ярдәме белән гомумпрактика табибы офисы ачылды
Баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев, 7 меңләп кеше яшәгән бу микрорайонда аерым филиал булдыру поликлиникада чиратларны киметәчәк, дигән фикердә.
(Азнакай, 26 октябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакайның яңа микрорайонында яңа төзелгән гомумпрактика табибы офисы ачылды, шәһәрдәшләребезгә әлеге бүләкне “Татнефть” компаниясе ясады, дип хәбәр итә районның “Маяк” газетасы.
Социаль объектны ачу тантанасында катнашкан “Татнефть” ГАҖ генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев: “Азнакайга килгән саен үзгәрешләр күреп күңел сөенә, чөнки халыкка яшәү өчен уңайлы мохит тудыруда бик күп эшләр башкарыла. Иң мөһиме – шушы тудырылган шартлардан нәтиҗәле файдаланып, булганның кадерен белеп, саклап яшәргә генә кирәк. Бу яңа офисның да сезнең өчен ишекләре һәрчак ачык булсын, әмма бирегә авырып түгел, ә бары тик профилактик чараларга гына килергә язсын!” – дип теләде.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның тормыш-яшәеш шартларын кайгыртып, һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган “Татнефть” җәмгыяте, республика җитәкчеләренә, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына барча халык исеменнән рәхмәт әйтте.
Үзәк поликлиниканың шушы 9нчы участогы барлык күрсәткечләр буенча да яхшылар рәтендә һәм район буенча гына да түгел. Үлем-китемнәрнең соңгы елларда сизелерлек кимүе, диспансерлаштыруның оешкан төстә үтүе, демографик үсеш һәм башка күрсәткечләр буенча да участок ил күләмендә яхшы бәяләнеп, табибә Тәзкирә Мөхәммәтова иң яхшы 500 табиб-терапевтлар, гомумпрактика табиблары исемлегенә керде.
Баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев 7 меңләп кеше яшәгән бу микрорайонда аерым филиал булдыру поликлиникада чиратларны, ашыгыч ярдәм чакырулар санын киметү мөмкинлеге бирүенә игътибарны юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз