Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда татар-әрмән хәйрия концерты үткәрелә
Концерттан кергән акча авыру балаларны дәвалауга җибәреләчәк.
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). 13 февральдә Азнакай шәһәрендә “Терендез” әрмән халкы бәйрәменә багышланган “Әрмән-татар дуслык күпере” хәйрия чарасы узачак. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Терендез (Трндез) — әрмән халкының милли бәйрәме. Ул күңел ачу чаралары белән рус халкының Май чабу бәйрәменә охшаш. Бәйрәмдә шулай ук Изге Валентин көне төсмерләре дә бар, чөнки биредә төп геройлар - яшь гаилә пары яисә бер-берсенә гашыйк кыз белән егет.
Традицион рәвештә яшь парлар һәм гашыйклар, сынауларны бергә үтүгә әзер булуны белдергән йоланы үтәп, учак аша сикерәләр.
Бәйрәм ачылышы Татарстан Халыклар дуслыгы йорты мәдәният үзәгендә 14:00 сәгатьтә була. Программада учак әйләнәсендә җырлап әйләнү, биюләр, җырлар һәм милли ризыклар белән сыйлану каралган.
Чара Азнакай шәһәре Мәдәният йортында татар, әрмән эстрадасы һәм танылган артистлар катнашында хәйрия концерты белән төгәлләнә. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 300 сум. Концерттан кергән акча авыру балаларны дәвалауга җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз