Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда ТАССРның юбилей елы флагын кабул иттеләр
Эстафета тәмамлангач, флаг Татарстанның Милли музеена тапшырылачак.
(Азнакай, 11 август, «Татар-информ», «Маяк», «Лиза Нур). Бүген Азнакай ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан тантаналы төстә аның флагы эстафетасын кабул итте. Аңа район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай муниципаль районы гербының чигелгән сурәтен беркетте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Марсель Шәйдуллинның тарихи вакыйга уңаеннан азнакайлыларга котлау-мөрәҗәгатеннән соң районның ветераннар оешмасы активистлары, Мактаулы гражданнары үзләренең хис-кичерешләрен белдерде. Сүз дә юк, шушы дәвердә республика, район үсешендә үз эзләрен калдырган, зур өлешен керткән районда яшәүчеләр олы ихтирамга лаек. Районның төзүчеләр, укытучылар династияләре, үрнәк гаиләләре исемнәре аталып, аларга хөрмәт күрсәтелде.
Республика төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бу эстафета спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының уртак проекты. Аның Россия этабында Татарстан әләме 8 федераль округта булып, аңа шул төбәкләрдәге татар — милли автономияләре теркәлгән субьектларның — 68 флаг сүрәте беркетелгән.
Республика этабында эстафета барлык 43 муниципаль берәмлек һәм 2 шәһәр округы аша үтеп, аларның символикалары белән бизәлгән флаг Татарстанның Милли музеена тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз