Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда тантана узачак мәйданда солдат боткасы пеште
Тантаналы шартларда, ветераннар катнашында Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.
(Азнакай, 9 май, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакайда тантана узачак мәйданда әүвәл солдат боткасы пеште. Биредәге Әфган сугышы батырларына куелган һәйкәл янында сугыш чоры җырлары яңгырап торды. Җирлектә матур гадәткә әверелгән солдат боткасы белән сыйланганнан соң, Ватан сугышы фронтлары әләмнәре җилфердәгән сафлар уртасыннан тынлы оркестр маршы астында ветераннарыбыз, район җитәкчеләре, азнакайлылар Билгесез солдат истәлегенә куелган һәйкәлгә – Җиңү паркына үтте. Тантаналы шартларда, ветераннар катнашында Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Илгә иминлек теләп зәңгәр күккә ак күгәрченнәр очты, диелгән район хәбәрендә.
Меңләгән азнакайлыларны берләштергән “Үлемсез полк” сафлары – хезмәт коллективлары, олысы-кечесе, сугыш чоры машиналарында урын алган хөрмәтле ветераннарыбыз аннары Җиңү мәйданына юл алды.
Театральләштерелгән тамаша сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элдерде. Никадәр югалтулар, михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңү! Районыбыздан фронтка киткән 16 мең кешенең нибары яртысына якыны гына туган якларга әйләнеп кайта алган.
"Бүген без ил азатлыгын яуларга киткән һәм батырларча көрәшеп һәлак булган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, рухларына баш иябез. Ни кызганыч, исән-имин әйләнеп кайту насыйп балганнарның сафлары елдан-ел сирәгәя. Бүгенге көндә бу сугышны кичкән ветераннарыбызның нибары 41 е исән. Җиңү солдатлары, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйган райондашлар, ул елларның бар михнәтен күргән-кичергән сугыш чоры балалары алдында без барыбыз да олы бурычлы. Аларның кадерен белик, алар турында кайгыртыйк, күңел җылыбызны кызганмыйк", – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин, тантананы ачып.
Азнакайлыларны котлап Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, яшьләр һәм волонтерлар исеменнән чыгыш ясаган Динә Гыйләҗева чыгышларында районыбызның батыр ул-кызлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына дан һәм хөрмәт чагылды, бәйрәм белән котлап, алар ил-көннәргә иминлек, изге теләкләрен юлладылар.
Ветераннарыбызга “Фидакарь хезмәт өчен” һәм Кораллы Көчләрнең 100 еллыгы уңаеннан медальләрь тапшыру тантанасы бәйрәмнең аеруча дулкынландыргыч мизгелләре булды.
Яу кырында һәлак булган батырлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, аларны данлап хәрби салют яңгырады. Мәңгелек ут мемориалы чәчәк бәйләмнәренә күмелде.
Шәһәрдә бәйрәм рухы көн буена сүрелмәячәк. Бу минутларда балалар сәнгать коллективлары чыгыш ясый. Аннары кичке якта бәйрәмне үзешчәннәр концерты дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз