news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда төзекләндерелгән Сөембикә урамын ачу тантанасы узачак

2018 елда «Азнакай шәһәренең Сөембикә урамы» проекты кечкенә шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия проектлар бәйгесендә җиңү яулады.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Азнакайда Сөембикә урамы узган гасырның 50нче еллары башында нефтьчеләр килгәч, эшчеләр бистәсе оешкан елларда төзелгән. Иң беренчеләрдән булып Ленин һәм Сөембикә урамнарында кирпеч йортлар калкып чыккан, ә Сөембикә урамында, нигездә, нефтьчеләр һәм бораулаучылар яшәгән.

2018 елда «Азнакай шәһәренең Сөембикә урамы» проекты кечкенә шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия проектлар бәйгесендә җиңү яулады. 2019 елда төзекләндерү проектының беренче чираты гамәлгә ашырылды.

Сөембикә урамын тантаналы төстә ачу 14.00 сәгатькә билгеләнгән.

Ә 16.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында Азнакай районының үзәк чыршысы ачылачак. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларны зур театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле очрашу көтә.

18.30 сәгатьтә «ШИФА» сәүдә үзәге мәйданчыгы янында Яңа ел алдыннан бәйрәм дискотекасы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100