Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда төзүчеләр хөрмәтенә зур бәйрәм узачак
Спорт ярышлары, сәхнә йолдызлары чыгышлары, күңелле уеннар көтелә
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Азнакайда иртәгә, 12 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә, төзүчеләргә багышланган зур бәйрәм була.
Р.Ишкәев исемендәге ял паркында үткәреләчәк бәйрәм бик күңелле булырга охшап тора: спорт ярышлары, республиканың, районның сәхнә йолдызлары чыгышлары, күңелле уеннар... Райондашларны онытылмас ял кичәсе көтә, дип игълан итте Азнакайның “Маяк”басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз