news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда төбәкне өйрәнүгә багышланган китаплар өчен махсус программа булдырылган

Азнакай районы башлыгы программасы ярдәме белән утыздан артык китап чыккан.

Азнакайда төбәкне өйрәнүгә багышланган китаплар өчен махсус программа булдырылган
Солтан Исхаков

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Азнакай районында төбәкне өйрәнүгә багышланган утыздан артык китап дөнья күргән. Алар барысы да район башлыгы Марсель Шәйдуллин проекты ярдәме белән чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә төбәк тарихчысы Эльвира Ихсанова сөйләде.

«Безнең районда төбәк турында китап чыгарырга теләгән һәр кешегә акча бирелә. Бу — Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин проекты. Мин гади татар теле укытучысы, кайчан мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итә», — диде ул.

Эльвира Ихсанова сүзләренчә, озак та үтми материалны җыю эше башлана. «Дизайнерлар белән китапларны бер калыпка салабыз һәм тапшырабыз. Финанс мәсьәләсенә кысылмыйм. Мин авылым өчен эшләдем, оештыру өлешендә китапларны чыгарырга ярдәм иттем. Башка авылларга консультация бирдем», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100