news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда “Сыйныф җитәкчесе” көне узды

Дөрес тәрбия бирү, дәрестән соң эшләрне оештыру турында сөйләшенде

 (Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Азнакайның Балалар иҗаты үзәгендә “Сыйныф җитәкчесе” көне узды. Анда укучыларга дөрес тәрбия бирү һәм дәрестән соң эшләрне оештыру мәсьәләләре хакында педагоглар, профилактика хезмәтләре белгечләре катнашында җентекле сөйләшү барды, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot