Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда «SunnуФЕСТ» креатив чаналар фестивале булды
Быелгы фестивальдә 54 команда катнашты.
(Азнакай, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Бүген Р.Ишкәев ял паркында «Санифест» креатив чаналар бәйгесе узды. Традициягә әйләнгән, инде күпләр көтеп алган әлеге фестивальдә быел авыл җирлекләреннән, мәдәният йортларыннан, төрле оешма-предприятиеләрдән 54 команда катнашып, һәркайсы кабатланмас чаналар әзерләгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Фестивальдә катнашучыларга төп таләп — чана белән мөмкин кадәр озынрак юл узу һәм чананы гадәти булмаган итеп бизәү. «Санифест» креатив чаналар фестивалендә чаналарның ниндиләре юк иде: очкычлар, тулы бер утраулар, мичләр, үгезләр…
Азнакайлылар таудан шуып төшкән һәр чананы алкышлап каршы алып, озатып тордылар.
Кәкре Елга авыл җирлеге очкычы күпләрне таң калдырды. Аны җирлек башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов үз куллары белән ясаган.
«Кечкенәдән очкычлар белән кызыксынам, аларның барысының да модельләрен бик яхшы беләм. Узган ел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек, шуңа быел чананы очкыч формасында ясарга уйладык, ул өч көн дигәндә әзер булды, — ди Илгизәр Мөхәммәтҗанов.
Милли киемнәрдә гармуннар тартып, чанада төшүчеләрне халык дәррәү алкышларга күмде.
Җиңүчеләр булып быел Уразай һәм Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортлары, УПТЖ командалары танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз