Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда су коену сезонына әзерләнәләр
Әлеге юнәлештә суда коткару җәмгыяте профилактик эшчәнлек алып бара.
(Азнакай, 14 июнь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай районы башкарма комитетында узган чираттагы түгәрәк өстәл артында сүз сулыкларда куркынычсызлыкны тәэмин итү хакында барды, дип хәбәр итә район газетасы.
Статистика күрсәткәнчә, Татарстанда 2012 елда – 198, 2017 елда – 94 кеше батып үлгән. Югалтуларның 60 процентка якыны нәкъ менә коену сезонына туры килә. Соңгы 5 эчендә районыбызда буада 2 кеше баткан.
– Саннар кимүгә таба барса да, бу безгә һич тынычланырга ирек бирми, – дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.
Республика күләмендә иң күп буалар безнең районда – 60 тан артык, аларның 38 е – рәсми теркәлгән. Шулай ук Ык, Стәрле, Мәллә елгалары бар. Аларның берсендә дә коену рөхсәт ителми! Моның өчен административ җаваплылык каралган.
87 нче янгын часте начальнигы, МЧС вәкиле Рөстәм Хәйруллин белдерүенчә, бары тик Азнакай шәһәре, Актүбә бистәсендәге һәм «Березка», «Орленок» лагерьларындагы ачык бассейннарда гына коенырга ярый. Алар йөзү буенча инспекторлар, коткару чаралары белән тәэмин ителгән. Пляжлар иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.
Суга бату очракларыннан саклау максатларында коену сезонында авыл җирлекләре башлыклары, суда коткаручылар җәмгыяте, эчке эшләр бүлеге, МЧС вәкилләре бергәләп рейдлар уздырачаклар.
Азнакайлыларны шәһәрдәге бассейнның кайчан ачылуы кызыксындыра. Айдар Шәмсетдинов реконструкция эшләре июнь азакларына-июль башларына төгәлләнергә тиешлеген әйтте.
Бассейнда суы чистартыла торган зурлар һәм кечкенәләр өчен ике касә булачак. Кечкенәсенең суы хәтта җылытылачак та.
Суда батучыны коткару – суга батучының үз эше, дип юкка әйтмәгәнәр. Һәр буа, елга яры буена сак кую мөмкин түгел. Монда һәркемнән җаваплылык һәм саклык сорала.
– Кешенең сулыш алуын 10 минут эчендә торгызмасаң, ул һәлак була, – ди ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Рашат Хуҗин.
Ә 10 минут эчендә ашыгыч ярдәм машинасы әллә кайдагы яр буена килеп җитә алмый. Шуңа күрә андый хәлгә тарыганда якындагы кешенең беренче ярдәм күрсәтә белүе бик мөһим.
Әлеге юнәлештә суда коткару җәмгыяте профилактик эшчәнлек алып бара. Аның рәисе Айрат Батыров коенырга барганда аеруча балаларның иминлеген кайгыртырга киңәш итә. Бала йөзә белсә, бик яхшы, ә йөзә белмәүчеләр өчен кибетләрдә билгә, кулга кия торган чаралар сатыла.
Кечкенә чакта йөзәргә өйрәнгәнем гел истә. Безне олыраклар елганың икенче тирән ягына алып чыгалар иде дә, маймычлар сыман су иркенә җибәрәләр иде. Батып үләсең килмәсә, җан-фарманга чәбәләнәсең. Шулай тырыша-тырыша йөзеп тә китәсең. Хәзер исә мәктәпләрдә балаларны йөзәргә өйрәтү буенча республика проекты гамәлгә ашырыла.
– Былтыр 2 нче сыйныфта укучы 600 дән артык бала – «Дельфин», быел башлангыч сыйныфларда укучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 900 бала Актүбә бистәсенең «Көмеш су» бассейнында йөзү белән шөгыльләнде. Авыл балаларын бассейнга мәктәп автобуслары йөртә. Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә, «Тамчыкай» балалар бакчасында да бассейннар эшли, – дип таныштырды мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Алия Раупова.
Коенырга, ял итәргә, балык тотарга баручыларга тагын бер әйберне белеп тору зарур: су саклагыч зонага автотранспорт белән керү, әлеге территорияне чүпләү, пычрату тыела. Әлеге законны бозган өчен экологлар штрафка тартачаклар.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүчеләр суга бигрәк тә хәмер кулланган килеш керүдән сак булырга чакырдылар. Алкоголь аңны томалый, кеше үз адымын контрольдә тота алмый. Шул сәбәпле батып үлүчеләр күплеге дә бу хакта ачык сөйли, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз