news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда стендта ату буенча ярышлар узды

Актүбәдә Азнакай муниципаль районының предприятие-оешма җитәкчеләре арасында стендта ату буенча ярышлар узды.

 (Азнакай, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Маяк"). Актүбәдә Азнакай муниципаль районының предприятие-оешма җитәкчеләре арасында стендта ату буенча ярышлар узды, дип яза җирле басма.


Бу көнне “Барс” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 17 кеше җиңү өчен көч сынашты. Ярышларда беренчелекне Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесеннән Илдар Мортазин яулады. Икенчедә –физкультура һәм спорт идарәсе начальнигы Рәфис Миңнеханов. Пьедесталның өченче баскычына Таһир Җәләтов күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot