news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда спорт фестивале булды

Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланганды

 (Казан, 12 май, “Татар-информ”). Бүген без хоккей, милли көрәш, шорт-трек, гер спорты, армрестлинг буенча республика, хәтта Россия күләмендә зур уңышларга ирешкән спортчыларыбыз белән горурлана алабыз. Бу хакта чараны тантаналы ачу вакытында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте, дип белдерә Азнакай районының “Маяк” газетасы..

Фестиваль барышында районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган спортчы егет-кызларга Рәхмәт хатлары, Грамоталар, сертификатлар тапшырылды.

Бу көнне төрле оешма-предприятие, учреждение вәкилләреннән торган 27 команда 10 спорт төрендә көч сынашып, иң көчлеләр билгеләнде. Киеренке уенның җиңүчеләре булып “Азнакайнефть”, мәгариф идарәләре, Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы командалары танылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot