Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда социаль торак программасы буенча 90 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды
Бу йортның төзелешенә 170 млн сум акча бүлеп бирелгән.
(Азнакай, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Бүген шәһәрнең көньяк-көнчыгыш микрорайонындагы Юбилейная урамында 90 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Биредә “Татнефть” компаниясенә караган предприятиеләрендә эшләүчеләр яшәячәк, дип хәбәр итә район газетасы.
Социаль ипотека программасы буенча “Татнефть” җәмгыяте заказы нигезендә төзелгән 5 катлы, гомуми мәйданы 5600 кв.м булган әлеге йортның инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, подрядчысы – “Арслан” җәмгыяте.
"Бу йортның төзелешенә 170 млн сум акча бүлеп бирелде. Республикабыз, “Татнефть” җитәкчеләренә зур рәхмәтлебез. Микрорайон елдан-ел зурая. Монда күпчелек яшьләр яши. Бәхетле нигезләр булып, имин, матур гомер кичерергә язсын", – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин фатир хуҗаларына изге теләкләр теләде.
Инзил һәм Гүзәл Хәмитовлар кызлары Риана һәм уллары Әмир белән моңа кадәр кеше фатирында яшәгәннәр. Яңа йорттан алар 75 кв.м мәйданлы өч бүлмәлене алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз