news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда солдат егетләргә 65 хат язганнар

Хәрби хезмәттәге Азнакай улларына хатлар язганда әниләр гаиләдә балалар тәрбияләү, үзара мөнәсәбәтләр хакында да эчкерсез сөйләшеп алдылар.

(Азнакай, 26 декабрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Бу көннәрдә “Ак калфак”ның Азнакай район оешмасы ханым-туташлары илебезнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үтүче егетләрне районның бөтен аналары исеменнән якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, аларга 65 хат язганнар, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Районның иҗтимагый тормышында иң актив җәмәгать оешмаларыннан берсе булган “Ак калфак” солдат егетләргә шундый хатлар язуны матур гадәткә кертте.

Бу юлы да оешма җитәкчесе Эльвира Галиева әүвәл елллык эшчәнленең иң истәлекле, мөһим вакыйгаларына тукталды, киләсе елларга ниятләнгән чаралар белән таныштырды.

Хәрби хезмәттәге Азнакай улларына хатлар язганда әниләр гаиләдә балалар тәрбияләү, үзара мөнәсәбәтләр хакында да эчкерсез сөйләшеп алдылар. Күңел җылысы салынган, наз тулы бу хатларны алар адресатларына юллау өчен республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеевка тапшырдылар, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100