news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда «Шофер, җәяүлеләрне үткәр!» акциясе узды

Азнакайлыларга яктылыкны кире кайтаргыч элементлар турында белешмәләр дә таратылды.

(Азнакай, 25 март, "Татар-информ", "Маяк").  «Язгы каникуллар» операциясе кысаларында ЮХИДИ Азнакай бүлекчәсе һәм профилактика бүлеге 7 нче урта мәктәпнең яшь юл инспекторлары һәм 10 нчы балалар бакчасы белән берлектә «Шофер, җәяүлеләрне үткәр!» акциясе уздырдылар, дип яза районның "Маяк" газетасы.

Яшь инспекторлар машина йөртүчеләрдән тизлек режимын саклауларын, җәяүлеләрне юлда үткәрүләрен сорадылар. Шоферлар исә аларга юлны бары тиешле урыннарда гына чыгарга кирәклеген әйттеләр. Инспектор Илдар Исхаков шоферлар белән профилактик әңгәмә үткәрде, каникул чорында балаларның күп вакытларын урамда уздыруларын искәртеп, игътибарлырак булырга чакырды.


Азнакайлыларга яктылыкны кире кайтаргыч элементлар турында белешмәләр дә таратылды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot