Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үттеләр
Татарстанда 2018 ел Мәрҗани елы дип игълан ителде.
(Азнакай, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Быел бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, Татарстанда 2018 ел Мәрҗани елы дип игълан ителде, дип яза район газетасы.
Гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлап төбәкне өйрәнү музеенда кичә бик эчтәлекле, матур чара үтте. Анда районның Илдус Гыйләҗев, Марсель Гарипов кебек олпат каләм ияләре, тарихыбызга, мәдәниятебезгә битараф булмаган азнакайлылар, мәктәп укучылары, бакчага йөрүче сабыйларыбыз катнашты.
Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес булган Шиһабетдни Мәрҗанинең тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган видеофильмнар, очрашуда чыгыш ясаучыларның сөйләгәннәре аша аның бүгенге көнгәчә милләтебезнең йөзек кашы булып, 30 дан артык гыйльми, иҗади, дини хезмәтләренең кадерләп саклануы яктыртылды. Язучыларыбыз 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә туган Мәрҗани турында нәшер ителгән китапның басылу тарихы, аның күптармаклы эшчәнлеге белән таныштырып, кызыклы гына мәгълүматлар җиткерделәр. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылга нигез салучыларның берсе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин дә әтисе укыткан мәдрәсәне тәмамлый һәм дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. 1838 елда Бохарага китеп, төрле мәдрәсәләрдә белемен баета. 1843 елда Сәмәркандка килеп, “Шердар” мәдрәсәсендә укый.1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев шушы атнада Казанда Мәрҗанигә багышлап үткән чаралар, аның каберенә зират кылулары хакында сөйләде. Гимназия укучылары Фатих Әмирхан һәм Сонгатинең Мәрҗанигә атап язган әсәрләреннән өзекләр укып, аның иҗаты белән танышлыкны тагын киңәйтте. “Алтынчәч” бакчасы балаларының олуг әдибебезнең халык бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләргә, кием-салымга бәйләнешле этнографик бизәкләрен шулкадәр оста, эчтәлекле ачып бирүенә сокланмый мөмкин түгел иде.
Тормышыбызның бар ягына үз карашы, фәлсәфәсе, мөнәсәбәте булган бөек шәхеснең киңкырлылыгына, белем-зирәклегенә, үҗәтлек һәм өлгерлегенә хәйрән калдырып, бу очрашу милли-тарихи кыйммәтләребез хакында кат-кат уйландырды... диелә район хәбәрендә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз