Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда шефлык итүче балалар бакчасы территориясен төзекләндергән
Бу балалар бакчасы 1968 елда төзелгән. Киләсе елда ул республика программасы буенча капиталь ремонт ясалачак.
(Азнакай, 8 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакайның “Теремок” балалар бакчасында гөрләгән эшләргә күпләр игътибар иткәндер. Монда өр-яңадан асфальт юллар җәйделәр, участокларын яңартып, матурлап куйдылар, дип яза җирле басма.
Әлеге бакча, 1 нче “Кыңгырау” бакчасы кебек, республика һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә территорияләрне төзекләндерү программасына кергән. Әмма шефлары – Равил Гинатуллин җитәкчелегендәге Азнакай автомобиль юллары идарәсе асфальт җәю белән генә чикләнмәгән.
Капкадан ук монда сине әкият дөньясы каршы ала. Әнә, киселгән юан тополь төпләре гномнар өенә әверелгән, чәчәк клумбалары да зәвык белән эшләнгән, бордюр кырыйлары буйлап затлы куаклар утыртылган, ап-ак вак ташлардан палитра ясалган.
Әле тагын бер эшкә керешкәннәр – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы шәһәрчеге дә булачак. Әйе, чын светофорлары, җәяүлеләр юлы, кечкенә машиналары белән.
– Болар барысы да шефларыбыз бүләге. Шундый зур ярдәмчебез булганда, яңа идеялар туып кына тора һәм аларны тормышка ашыру да җиңел, – ди бакча мөдире Кристина Бәхтиярова.
Автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләренең бердәм команда булуына соклануын да яшермәде.
– Иҗади, инициативалы кешеләр белән эшләргә яратам. Ә “Теремок” коллективын нәкъ шундый кеше җитәкли, – ди үз чиратында Равил Гинатуллин.
Бу балалар бакчасы 1968 елда төзелгән. Киләсе елда ул республика программасы буенча капиталь ремонт ясалачак. Шефлар ярдәмендә ишекләрне алыштырып, азык-төлек блогына косметик ремонт ясап һәм тагын башка эшләр белән юбилейга әзерлекне башлаганнар инде. Уртак көч белән аны иң яхшы балалар бакчасы итәргә хыялланалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз