Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда шахмат турниры узды
Җиңүчеләргә “Шифа” компаниясе һәм “Пятерочка” сәүдә үзәге призлары тапшырылды.
(Азнакай, 30 гыйнвар, “Татар-информ”,“Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең “Шифа” сәүдә үзәгендә шахмат ярышлары оештырыла. Быел биредә республиканың 9 районыннан 124 бала көч сынашты, дип хәбәр итә район газетасы.
Турнирны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачты.
– “Шифа” бинасында балалар өчен шундый күркәм чаралар уздыру традициягә әверелде. Аларга алга таба да эшләрендә уңышлар телибез. Шахмат – ул интеллектуаль уен. Спортның бу төрен үстерүгә районыбызда игътибар бирелә. Нефтьчеләр ярдәмендә шахмат клубы ачылды. Анда балалар да, өлкәннәр дә яратып йөриләр, – диде ул һәм турнирны үткәрүдә ярдәм итүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Яшь шахматчыларны шулай ук “Шифа” сәүдә челтәре директоры Фәрит Мортазин, “Пятерочка” сәүдә челтәре кластеры Андрей Воронцов, шахмат буенча халыкара мастер, Татарстан Республикасы шахмат федерациясе әгъзасы Илдар Низамов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов сәламләде.
– Турнирда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта.
Балалар өчен зур бүләк бу. Азнакайда шахмат хәрәкәтенең яңаруына шатбыз, – ди Илдар Низамов. Аның Азнакай шахмат клубына бүләге дә бар иде.
Ярыш кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәре буенча үтте. Җиңүчеләргә “Шифа” компаниясе һәм “Пятерочка” сәүдә үзәге призлары тапшырылды.
Азнакайлылар арасында катнашкан 35 укучыдан Дмитрий Гиляров (Урманай), Арина Кучумова, Ләйлә Хисамова, Ислам Хәйруллин (Балалар иҗат үзәге), Рифат Ягъфәров, Алсу Шәйдуллина (Тымытык) иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз