Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда шахмат клубы осталарны җыйды
Шахмат клубында Совет Армиясенең 100 еллыгына багышланган республика турнирының район этабы узды.
(Азнакай, 15 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Лиза Нурлыева). Азнакай шәһәре шахмат клубында Совет Армиясенең 100 еллыгына багышланган республика турнирының район этабы узды, дип яза җирле басма.
Ярышны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев районда спортка зур игътибар бирелүе, аның белән мавыгучыларның елдан-ел артуы, күптән түгел генә ачылган бу шахмат клубына да өлкәннәрнең күпләп, 150 ләп балаларның йөрүе турында сөйләп узды.
–Әле менә өлкән яшьтәгеләр белән скандинав йөреше марафоны да оештырырга җыенабыз, – диде ул. – Спортның бу төре белән районыбыз авылларында да шактый кеше шөгыльләнә.
Ярышларны оештырган ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Зөфәр Әхмәтов бәйгедә катнашучыларга (30 га артык ир-егет, дистәдән артык хатын-кызлар) уңышлар теләде. Район этабында җиңүчеләр Әлмәт шәһәрендә узачак зона ярышларында көч сынашачак, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз