Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда шахмат клубы ачылды
Клуб ачылу тантанасыннан соң биредә мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында район ярышлары да уздырылды.
(Азнакай, 28 декабрь, "Татар-информ", “Маяк”). 2017 ел азнакайлылар күңелендә тагын бер шатлыклы һәм истәлекле вакыйга белән күңелдә калачак: шәһәрдә күптән зарыгып көткән шахмат клубы үз ишекләрен ачты, дип яза җирле басма.
Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Әлеге бәйрәмгә килгән ветераннарны, укучыларны шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, ул һәркемгә уңышлар теләде.
– Иң мөһиме – клуб беркайчан да буш тормасын, аннан балалар да, өлкәннәр дә өзелмәсен иде, – диде җитәкче үзенең чыгышында.
ТР Шахмат федерациясеннән мәртәбәле кунак – шахмат буенча халыкара спорт остасы Илдар Низамов та азнакайлыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Якташыбыз киләчәктә шахмат белән шөгыльләнүчеләр өчен мастер-класслар уздыру турында хыяллана.
Бүген укучылар мәктәпләрдә, Балалар иҗаты үзәгендә бик теләп әлеге спорт төре белән шөгыльләнә.
–Азнакайда шахмат клубы ачылу – тарихи вакыйга, без моны бик озак көттек, – ди тренер Сирин Сәлахов. – Шахмат уены баланы уйларга, зиһенен яхшыртырга, түземлелеккә, тырышлыкка, аралашырга өйрәтә.
Клуб ачылу тантанасыннан соң биредә мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында район ярышлары да уздырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз